16+

21нче гасыр баласын тәрбияләүнең 21 кагыйдәсе

Соңгы елларда балалар белән бәйле күңелсез хәлләр турында еш ишетергә туры килә. Лениногорскидагы фаҗигадә биш баланың янып үлүе дисеңме, Яшел Үзәндә ата кешенең игътибарсызлыгы аркасында 9 яшьлек малайның өйдән чыгып китеп, чак исән калуын әйтәсеңме? Нәкъ менә ярату, наз, игътибар җитмәгән кырыс гаиләдә тәрбияләнгән балалар агрессив булып үсә, ди белгечләр.

Ата-ананың баласын тәрбияләргә вакыты нигә җитми, бала гаиләдә кем - ихтыяҗларны канәгатьләндерүчеме, әллә теләсә кем уйнап карый ала торган курчакмы? 21нче гасыр баласын тәрбияләүнең үзенчәлекләре нидә? "ШК" газетасы уздырган түгәрәк өстәл кунаклары: Татарстанда бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Гүзәл Удачина, Республикада балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Совет районының 408нче балалар бакчасында педагог-психолог Люция Чернявская, Казаннан 11 бала анасы Гәүһәр Хөснетдинова һәм коллегаларыбыз әнә шул хакта фикер алышты.

- Иң мөһиме - гаиләдә һәркем үз вазифасын белә. Мин идән юсам, иптәшем Харис балалар белән бакча казырга чыгып китә. Балалар беркайчан да үзләре генә калырга тиеш түгел, һәрчак ниндидер шөгыльгә тартырга тырыштым аларны, ярма да чүпләтә идем, өйне дә бергә җыйдык. Хәзер иң кечкенә балама 18, олысына 36 яшь. Балаларым тормышта үз юлларын таптылар, шөкер. Ирем белән улларым, кызларым алдында беркайчан да талашмадык. Урамга чыгып аңлаша идек. Хәзер дә бездән, сезнең кайчан да булса сүзгә килгәнегез бармы соң дип сорыйлар. Балага игътибар ул уенчык алып бирү генә түгел, бала берәр чәчәк өзеп кергән икән, аңа сөенергә, шатлана белергә, рәхмәт әйтергә кирәк, - дип бала тәрбияләү серләре белән уртаклашты күп балалы ана Гәүһәр Хөснетдинова.

Түгәрәк өстәлдән тулы репортажны «Шәһри Казан» газетасының киләсе санында укый аласыз.

Түгәрәк өстәлдән фоторепортаж: Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading