16+

22 апрель көнне Казан үзәгендә машиналар хәрәкәте чикләнә

22 апрель көнне Казан үзәгендә автомобиль хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

22 апрель көнне Казан үзәгендә автомобиль хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Бу «Язгы эстафета - 2021» җиңел атлетика ярышларын үткәрү белән бәйле. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды, дип яза Казан мэриясе.

Хәрәкәт 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, Профессор Нужин урамыннан 1 Май мәйданына кадәр, шулай ук Казан Кремле территориясендә Шейнкман юлы буенча ике юнәлештә чикләнәчәк.

Җиңел атлетика эстафетасы Казанда җәйге спорт сезонын ачачак һәм кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына багышланачак. Быел даими катнашучыларның күпсанлы үтенечләре буенча маршрут Казан Кремле территориясе аша узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading