16+

23 яшьлек исерек йөртүче дүрт кызны бәрдереп үтергән 

Барлык җәяүлеләр дә табиблар килгәнче вафат булган.

Барлык җәяүлеләр дә табиблар килгәнче вафат булган.

Бүген иртән Башкортстанның Бакалы районында исерек йөртүче дүрт кызны бәрдереп үтергән. Бу хакта төбәк ЮХИДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте, дип яза ufa.kp.ru. Беренчел мәгълүматлар буенча, Audi A5 йөртүченә 23 яшь. Кызлар машина юлы буйлап каршы барган. Бәрелгәннән соң җәяүлеләр кюветка очып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән алар медиклар бригадасы килгәнче үк һзлак булган. Аларның берсе балигълык яшенә дә җитмәгән. Калганнарына 18-19 яшь. 
 Юл полициясе хезмәткәрләре машина йөртүчене исереклек халәтенә тикшергәннәр: тикшерү алкогольле спиртлы эчемлекнең 0.333 миллиграмм булуын күрсәткән.

«КП-Уфа» хәбәр итүенчә, машина йөртүче Уфадан 23 яшьлек студент Марс Г. ул башкаланың техник вузларының берсендә укый. Еш кына кыйммәтле чит ил машинасы һәм чит ил сәфәрләреннән фотолар куя торган була. Чит ил машинасының дәүләт номеры шулай ук 23 яшьлек студентта теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading