16+

250 меңенче ана капиталы тапшырылды

Балаларны халыкара яклау көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында “Бәхетле балачак” XXIX фестивале кысаларында 250 меңенче ана капиталы сертификатын тапшырдылар.

Балаларны халыкара яклау көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында “Бәхетле балачак” XXIX фестивале кысаларында 250 меңенче ана капиталы сертификатын тапшырдылар.

Бу бәхетлеләр Лилия белән Александр. Аларның олы улларына 3 яшь, икенче балалары Владиславка алты ай. Ана капиталы сертификатын аларга Республиканың Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева бирде. Гаилә бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга яки балаларга белем бирүгә тотарга җыена.

Икенче бала өчен каралган дәүләт ярдәме программасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда 250 мең сертификат тапшырылган. Капиталга ия кешеләрнең 90 проценты аны торак шартларын яхшыртуга файдаланган. Гаризаларда күрсәтелгәнчә, 13 мең ана балаларга белем бирүгә, 60 ы капиталны булачак пенсиясенә салып куярга тели. 80 процент кеше капиталны тулысынча кулланган.

– Балалары булган гаиләләрне дәүләт ярдәме белән тәэмин итү программасы 11 ел эшли. Бу инде бишенче юбилейлы сертификат. Соңгысы булмасын. Республикада 250 мең ананың сертификатка ия булуы сөендерә, – ди Татарстанның пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталын алу өчен төп таләпләрнең берсе – гаиләдә икенче бала 2021 елның 31 декабренә кадәр туган, йә уллыкка алынган булырга тиеш. Быелның 1 гыйнварыннан ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Моның өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә гариза гына язарга кирәк. Бүген республикада 40 гаилә капиталны ай саен өлешләп ала.  

Дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле, ана капиталы өчен барлыгы 70 миллиард сумнан артыграк акча түләнгән. Быел ана капиталының суммасы 453 мең сум.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading