16+

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие өчен 34,3 млрд.сум акча бүленгән

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган россиялеләр яңа түләүләр алачак. Әлеге максатларга 34,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу хактагы боерыкнамәгә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган россиялеләр яңа түләүләр алачак. Әлеге максатларга 34,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу хактагы боерыкнамәгә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган.

Билгеле булганча, РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга 1 гыйнвардан айлык пособиеләр кертелде. Акчалар 1 июньнән түләнә башланды. Түләүләрнең уртача күләме – 5,5 мең сум.

Моннан тыш, ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен Россиянең 10 төбәгенә 2,3 миллиард сум акча биреләчәк. Бу - Алтай һәм Алтау крае, Адыгея, Калмыкия, Карелия, Марий Эл, Тыва, Курган һәм Псков өлкәләре, Чувашия.

Михаил Мишустин COVID-19 вирусы белән авыручылар белән эшләүче табибларга һәм социаль хезмәткәрләргә өстәмә түләүләрне озайту өчен 22 миллиард сум бүлеп биргән. 

РФ Министрлар Кабинеты җиңел сәнәгать өлкәсенә дә ярдәм итәргә җыена. Моның өчен 1 миллиард сум бүленгән. Аның яртысы кредитларны капларга тотылачак.   
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading