16+

30 майдан метрода йөрү бәясе артачак

Татарстан башкаласында метрополитенда йөрү бәясе артачак.

Татарстан башкаласында метрополитенда йөрү бәясе артачак.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, метрода йөрү кәгазь акча белән түләгәндә – 36 сум, транспорт картасы буенча исәпләгәндә 31 сум булачак, 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр транспортта йөрү өчен алынган транспорт картасы хуҗалары 23 сум түләячәк. Юл бәясе 30 нчы майдан үзгәрәчәк, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс»та.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче майдан Казанда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары буенча җир өсте җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар гамәлгә кертелде, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading