16+

30 яшьлек ир-ат туфрак астында калып үлгән

Питрәч районы Куюки авылында чокыр казыган ир-ат туфрак астында калып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

Питрәч районы Куюки авылында чокыр казыган ир-ат туфрак астында калып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

Бүген 9.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына ир-ат өстенә туфрак ишелеп төшүе турында хәбәр килә.

Һәлакәт урынына 2нче зона-эзләү отряды коткаручылар килә. Ачыкланганча, шәхси йорт каршында 30 яшьлек ир-ат канализация торбалары сузу өчен чокыр казыган, аның өстенә туфрак ишелеп төшкән.

Биредә яшәүчеләр аны коткаручылар килгәнче үк чыгарган, әмма соң булган.

Ир-ат үлгән.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading