16+

31 май – тәмәкедән баш тарту көне: элек тәмәке тартучыларны, борыннарын кисеп, Себергә сөргәннәр

Тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны елдан-ел арта. Фаразларга караганда, 2020 елда балигъ булган кешеләрнең өчтән бере тәмәке тартуга бәйле чирләрдән үләчәк. 2030 елда үлемгә китергән сәбәпләр арасында тәмәке беренче урынга чыгачак. Тәмәке тартучылар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зарар китерә. Тәмәке тартудан үлгән һәр тугызынчы кеше тәмәке төтенен сулаудан да зыян...

Тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны елдан-ел арта. Фаразларга караганда, 2020 елда балигъ булган кешеләрнең өчтән бере тәмәке тартуга бәйле чирләрдән үләчәк. 2030 елда үлемгә китергән сәбәпләр арасында тәмәке беренче урынга чыгачак. Тәмәке тартучылар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зарар китерә. Тәмәке тартудан үлгән һәр тугызынчы кеше тәмәке төтенен сулаудан да зыян...


Европага тәмәке ХV гасырда килә. Билгеле диңгез сәяхәтчесе Христофор Колумб 1492 елда Куба җиренә аяк баса. Ул анда утлы торомбаш һәм үлән көлтәсе тотып йөргән ирләр һәм хатыннарны очрата. Аларның яфрак төргәген торомбаш белән чорнап, авызына кабып, төтен суырганнарын күрә. Тәмәке тартучыларга җәза җитди була. Әйтик, 1692 елда Италиянең биш монахын, тәмәке тарткан өчен, тере көенчә, тәрәзәсез бинага биклиләр. Элек Россиядә тәмәке тартучыларны каеш чыбыркы белән ярганнар, борыннарын кисеп, Себергә сөргәннәр.

Россиядә тәмәкене ачыктан-ачык сату Петр I заманында башлана. ХIХ гасырда Россиядә 120 тәмәке фабрикасы була һәм тәмәке җитештерү югары үсеш ала. Тәмәке җитештерүдән алынган салым исәбенә дәүләт алган керем ун миллион сумга җитә. Яхшы сортлы тәмәке җитештерү кыйммәткә төшкәч, фабрика хуҗалары бер-бер артлы арзан тәмәке, махорка җитештерүгә күчә. Тәмәке төтенендә бөтен кешегә мәгълүм булган никотин бар. Ул - алкоголь, морфий, әфьюн, кокаин кебек наркотик матдә. Никотин организмда тупланып, аны әкренләп җимерә. Аннан тыш, тәмәке төтене составында агулы сумалалар, анабазин, никотимин һәм башка агулы матдәләр катнашмасы, шул исәптән аз гына өлеше дә кеше геннарының үзгәрүенә китерә ала торган үтергеч агу - диоксин бар. Вьетнам сугышы вакытында Америка гаскәрләре кулланган агулы матдәнең төп өлеше сыйфатында диоксин файдаланылган. Ә тәмәке тартучы шушы матдә белән үз-үзен акрынлап агулый.
Никотин йөрәк-кан тамырлары системасына гына тәэсир итеп калмый, ашказаны-эчәк авыруларына да сәбәпче. Ул кан тамырлары тибүен ешайта, кандагы гемоглобинны һәм организмның физик мөмкинлекләрен киметә.
Галимнәр тәмәке төтененнән аерып алган бензопирен матдәсен лабораториядәге җәнлекләрнең тире астына кертеп караган. Аның бәләкәй - 2 миллиграмм микъдары да шеш барлыкка китергән. Тәмәке сумаласы яман шеш авыруларын тизләтә.

Кайбер кешеләр, Коръәндә тәмәке турында бер сүз дә әйтелмәгән, ул зур гөнаһка керми, дип сөйләнергә яраталар. Бу турыда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең бер хәдисе бар: «Көлли исрафүн хәрамүн». Һәр исраф кылу - хәрам, дигән сүз. Тәмәке ул - исраф. Акчаны, гаиләңнең хакын җилгә очыру, яндыру. Икенчедән, Аллаһ безгә сәламәтлекне әманәт итеп биргән. Сәламәтлегегезне саклагыз, дигән. Сәламәтлекне саклау - безнең бурычыбыз. Ә тәмәке тартучы Аллаһның биргән сәламәтлеген исраф кыла, юкка чыгара. Өченчедән, Аллаһ безгә һаваны да әманәт итеп биргән, һәм ана карынында чакта, ягъни 4 ай да 10 көн вакытта фәрештәләр җан иңдергәндә сулаячак һаваны да безгә тәгаенләп куялар. Аны сулап бетерәсеңме, тәмәке итеп төтенгә очырасыңмы? Һава безгә сулар өчен бирелгән, ә без аны тәмәке төтененә исраф итәбез.

Тарту-тартмау һәркемнең үзенә бәйле. Теләмәгән кешене берәү дә көчләп тарттырмый. Бу начар гадәткә укучы балалар, үсмерләр өйрәнүе аяныч, чөнки буыны да ныгып өлгермәгән үсмернең организмы нечкә, агуга тиз бирешүчән. Америка галиме Гуль исәпләвенчә, тәмәке тарткан үсмерләрнең, тартмаучыларга караганда, хәтер ныклыгы - 5, ятлау сәләте - 4,5, исәпләү сәләте 5,5 процентка ким. Тәмәке тартучы укучыларның 50 проценты начар укый. Һәр сигарет 15 минутлык гомерне кыскарта, ди галимнәр. Көненә биш сигарет тарткан кешенең эшкә сәләтлелеге 40 процентка кимүе билгеле. Тәмәке тартучылар, тартмаучыларга караганда, юл һәлакәтенә ике тапкыр ешрак очрый.

Тартуны ничек ташларга?

Беренче кагыйдә

Тәмәке тартуның зыянлы булуын тирәнтен аңлау. Бу кагыйдәдә тәмәкенең зыянын күзаллап, конкрет кешеләр мисалында тәмәке тартудан бит тиресенең аксыл-сары төскә керүен, ютәлләвен, тын кысылуын күрергә кирәк. Кан тамырларының кысылуы, яман шеш, башка авырулар турында әйтеп тә торасы юк. Шушы эчке инануның башкаларны күзәтү нәтиҗәсендә көчәюе бик мөһим. Кешенең күңелендә курку туа һәм тәмәкене тизрәк ташларга кирәклегенә ышанычны ныгыта.

Икенче кагыйдә

Организмның гаҗәеп сыйфаты - аның табигый сәләте, зарарлы гадәттән арынырга даими омтылуы. Әгәр беренче көч шәхеснең аңыннан, аның рухи ышануыннан килсә, икенче көч тәмәке тартучының аңында бәйсез рәвештә яши. Ул - кешенең ихтыяр көче генә түгел, ә организмның даими зарарлы гадәтләрдән арынырга омтылуы. Бу көчкә таянырга кирәк. Организм сезнең зарарлы гадәтләрегез белән көрәшүенең нәтиҗәләрен кичекмәстән күрсәтер. Төнлә гырылдавыгыз, йөткерүегез үтәр, тын алу яхшырыр, тауга менгәндә тыныгыз кысылмас, йөрәгегез дә бик арымас, буыннарда көч артуын тоярсыз.

Өченче кагыйдә

Шатлык һәм иминлек тойгысы. Сез алсу йөзле, һәрвакыт саф, аек фикерле булырсыз, акчагызны тәмәке сатып алуга туздырмассыз, кесәгезгә тәмәке, шырпы, кәгазь тутырып, кемнәндер сорап һәм төпчек җыеп йөрмәссез. Өстәвенә көн саен тәнегезне салкын су белән ышкысагыз, иң яхшы сыйфатларның барысына да ия булырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading