16+

32 яшьлек ир-егет биш күршесен атып үтергән

Рязань янындагы Елатьма бистәсендә 32 яшьлек ир - егет биш күршесен атып үтергән, дип яза ТАСС. 

Рязань янындагы Елатьма бистәсендә 32 яшьлек ир - егет биш күршесен атып үтергән, дип яза ТАСС. 

Әлеге хәл 4 апрель көнне күпфатирлы йортта, кичке уннар тирәсендә килеп чыккан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаразлавынча, ир-егет өй алдында кычкырып сөйләшкән егетләргә балконнан гына башта кисәтү ясаган, әмма тегеләре тынычланмаган. Алар арасында бәхәс чыккан. Нәтиҗәдә ир-егет корал алып, аларга аткан. 

Ир-атны кулга алганнар, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading