16+

341 ел төрмәдә: «Идел буе маньягы»н гомерлеккә төрмәгә утырттылар

Соңгы унъеллыкның иң мәрхәмәтсез маньякларының берсе эшендә нокта куелды.

Соңгы унъеллыкның иң мәрхәмәтсез маньякларының берсе эшендә нокта куелды.

Тикшерү «Идел буе маньягы» Радик Таһировның ел ярым эчендә 31 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүен исбатлады. 

Татарстан Югары суды Казанда яшәүче «Идел буе маньягы» буларак билгеле булган Радик Таһировка карата хөкем карарын игълан итте. 31 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтергән өчен Тагиров гомерлеккә төрмәгә хөкем ителде. 

Таһиров беренче җинаятьне 2011 елның мартында Казанда кыла. Шуннан соң ул ярдәм иткән кыяфәт чыгарып 91 яшьлек Ишморатованың фатирына керә, аның башына суккан, ә аннары алъяпкыч билбавы белән аны буган. Калган җинаятьләрне дә ул шундый ук ысул белән башкарган. Бөтен Россия буенча аның кулыннан 31 кешенең гомере кыелган.

Үтерүчене 2020 елда гына таба алганнар. Соңгы унъеллыкның иң куркыныч маньякларының берсе Таһировны апасының 2013 елда язган гаризасы ярдәмендә тоту мөмкин була. Ул вакытта Радик югала һәм якыннары аның кайдалыгын белми. Аның әнисе, апасы белән ДНК-тест тапшыра. Нәкъ менә анализ нәтиҗәләре ярдәмендә мәгълүмат базасыннан барлык җинаятьләрне бәйләп, җинаятьченең эзенә төшәргә мөмкин бирә. Аның кулыннан һәлак булган һәр корбанда Таһировның биологик материалы табылган. Дәүләт гаепләве вәкиле Чуркина билгеләп үткәнчә, җинаять урыннарындагы эзләр дә Таһировка барып тоташа. 

Таһиров үзе хөкем карары белән килешми, бернинди җинаятьләр дә кылмавын, ә күрсәтелгән вакыт аралыгында Мәскәүдә эшләвен белдерә. Ә ДНК-тест, гаепләнүченең сүзләре буенча, бөтенләй хата.

Әмма Радик Таһировның сүзләре судны аның гаепсез булуына ышандырмый. 31 эпизодның һәрберсе буенча Таһиров гаепле дип таныла һәм суд тарафыннан 11 ел, барлыгы 341 ел җәзасы билгеләнә. Гомерлек җәза билгеләнә - ул калган гомерен төрмәдә үткәрәчәк. Таһиров беренче 10 ел төрмәдә утырачак, калган вакытын махсус режимлы колониядә үткәрәчәк.

Моннан тыш, маньяк зыян күргән якка компенсация буларак 1,3 миллион сумнан артык һәм федераль бюджет кеременә тагын 600 мең сум түләргә тиеш булачак.

18+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading