16+

3500 сумга яшәп карарга булган депутатның хәлләре шәптән түгел (ВИДЕО)

Хезмәт министры белән бәхәсләшеп, аена 3500 сумга яшәп карарга җыенган Саратов өлкәсе депутаты Николай Бондаренко «Комсомольская правда»га ничек туклануы һәм үзен ничек хис итүе хакында сөйләгән.

Хезмәт министры белән бәхәсләшеп, аена 3500 сумга яшәп карарга җыенган Саратов өлкәсе депутаты Николай Бондаренко «Комсомольская правда»га ничек туклануы һәм үзен ничек хис итүе хакында сөйләгән.

Ризыклар сатып алгандааның бик тә кәефе кырылган, чөнки көндәлек куллана торган акмай, аш тәмләткечләр, сарымсак, сыр, казылыкка аның акчасы җитмәгән.

Яшелчә, тавык, йомырка, токмач, карабодай, карамель конфеты һәм башкаларны бер атнага дип исәпләп алынган булса да, аларның күбесе бишенче көндә үк беткән.

Әлеге экспериментка ул Саратов өлкәсенең элеккеге хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм миграция министры Наталья Соколованың, яшәү минимумы өчен аена 3,5 мең сум да җитә, дигән сүзләре җәнҗал куптарганнан соң алынган иде.

Николай Бондаренко үз тәҗрибәсендә тикшереп, 3500 сумга яшәү мөмкин түгеллеген исбатларга җыена. Ачлы-туклы яшәүче депутат соңгы чиккә җитүен җитмәгән, тик кәефкә туклануның ничек тәэсир итүен аңлаган.

Видео: «Комсомольская правда»


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading