16+

37 яшьлек хатын ике баласы өчен алиментны машинасына арест салынгач кына түләгән

Казанда яшәүче хатын балаларына алимент түләми йөргән. Суд приставы автомобиленә арест салгач кына 200 мең сумны түләргә мәҗбүр булган.

Казанда яшәүче хатын балаларына алимент түләми йөргән. Суд приставы автомобиленә арест салгач кына 200 мең сумны түләргә мәҗбүр булган.

Иң элек ул машинасы белән приставлардан качарга тырышкан. Машинага арест салынгач исә ике сәгать эчендә балаларына булган бурычын тулысынча түләгән. Соңрак аның кайда эшләве ачыкланган. Алга таба алиментны хезмәт хакыннан алып барачаклар. Суд приставлары федераль хезмәте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, хатын-кызлар арасында алимент түләүчеләр арасында 30-42 яшьлекләр күпчелекне алып тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading