16+

4 һәм 5 августта Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнә

4-5 августта Казанда триатлон буенча Россия беренчелеге узачак. Шул уңайдан берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр итә kzn.ru

4 һәм 5 августта Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнә

4-5 августта Казанда триатлон буенча Россия беренчелеге узачак. Шул уңайдан берничә урамда транспорт хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр итә kzn.ru

4 августта 6.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнә:

  • Кремль дамбасында (Мәскәү районы юнәлешендә бер уң як полоса);
  • Сибгат Хәким ур. (Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр «Казан-Арена» стадионы юнәлешендә ике уң як полоса);
  • Чистай ур. (Сибгат Хәким – Чистай урамнары боҗра хәрәкәтеннән «Казан-Арена» стадионына төшү юлында ике уң як полоса);
  • «Казан-Арена» стадионы тирәли (тулысынча);
  • Ф.Әмирхан пр. (Ф.Әмирхан проспектыннан Алексей Козин урамына төшү юлыннан Сибгат Хаким урамына кадәр);
  • «Меңьеллык» күперендә;
  • Вишневский ур. (С.Хәким урамыннан Н.Ершов урамына кадәр үзәккә бару юнәлешендә бер уң як полоса);
  • Николай Ершов ур.;
  • Карл Маркс ур. (Вишневский урамыннан Толстой урамына кадәр Ирек мәйданы юнәлешендә бер уң як полоса);
  • Зур Кызыл ур. (Жуковский, Гоголь, Япеев, Карл Фукс, Театр, Пушкин урамнары аша йөрү мөмкинлеге белән тулысынча ябыла);
  • Батурин ур. (Зур Кызыл урамнан Кремль дамбасына кадәр ике уң полоса).

 

5 августта 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнә:

  • Батурин ур.;
  • Кремль яр буе (Сәет-Галиев урамыннан Дзержинский урамына кадәр Миславский урамы аркылы йөрү мөмкинлеге белән тулысынча ябыла);
  • Дзержинский ур. (Миславский урамыннан Чернышевский урамына кадәр тулысынча ябыла);
  • Чернышевский ур. (Дзержинский урамыннан («Черек күл» паркының сул ягы) Дзержинский урамына («Черек күл» паркының уң ягы) кадәр тулысынча чикләнә);
  • Кремль ур. (Казан Кремленнән Кави Нәҗми урамына кадәр Чернышевский, Муса Җәлил урамнары аша);
  • Кави Нәҗми ур. (Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр тулысынча ябыла);
  • Профсоюз ур. (Кави Нәҗми урамыннан Беренче Май урамына кадәр Муса Җәлил, Беренче Май урамнары аша үтү мөмкинлеге белән тулысынча ябыла);
  • Бауман ур. (Беренче Май урамыннан Батурин урамына кадәр).

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading