16+

40 яшьтән узганнарга өстәмә ял бирелә!

40 яшь тулган һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен ел саен өстәмә ял биреләчәк.

40 яшь тулган һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен ел саен өстәмә ял биреләчәк.

Яңа үзгәрешләр Хезмәт кодексына 2020 елның 11 августыннан кертелде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. 

Моңа кадәр өстәмә ял барлык хезмәткәрләргә өч елга бер тапкыр гына бирелә иде. Пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләр исә диспансеризация узу өчен ел саен ике көнгә эштән азат ителде. Хәзер 40 яше тулганнар һәм аннан өлкәнрәкләр аерым төркемгә бүленә, алар елга бер тапкыр диспансеризация узу өчен түләүле ял алырга хокуклы.

Хезмәткәр эштә булмаячак көнен җитәкчесе белән килешергә, гариза язарга тиеш.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading