16+

43 мең сум пенсия: реальме, хыялмы?

Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән.

Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән.

Россия халкы уртача 43 мең сум пенсияне яхшы дип бәяләгән. SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 процентка арткан.

Сораштыруда барлыгы 32 мең кеше катнашкан. 24 яшьтән яшьрәк кешеләр аена 35,8 мең сум пенсия өчен җитәрлек дип әйткән, ә 45 яшьтән өлкәнрәк респондентлар 45 меңнән артык сумманы атаган.

Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән. Мәскәүдәге респондентлар 48 мең сум пенсияне лаеклы сумма дип саный, ләкин әлеге кешеләрнең 25 проценты гына шул акчага яшәргә әзер.

Санкт-Петербургта пенсиягә чыкканнан соң җирле халык 47 мең сум алырга тели. Шул ук вакытта пенсиягә генә яшәргә риза булган шәһәр халкының саны 15 проценттан 26 процентка арткан.

Бары тик пенсия акчасына гына яшәргә әзер булган кешеләрнең күбесе — Кировта (35 процент) һәм Волгоградта (32 процент) булган, ә иң азы Екатеринбургта (16 процент) теләк белдергән. Ижауда яшәүчеләр лаеклы пенсия дип 39,4 мең сумны, ә Киров халкына 39 мең сумны атаган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пенсия яшене жителсен ярый да

    Мөһим

    loading