16+

5 сентябрьдән көзге ярминкәләр башлана

5 сентябрьдән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

5 сентябрьдән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Әлеге ярминкәләрдә продукт бәяләренең ничә сум торачагы да якынча билгеле. Әйтик, тавык итен анда килосы 110 сумнан, сарык итен - 300-350 сумнан, күкәйнең ун дистәсен - 50 сумнан, сөтнең литрын - 28 сумнан, сырның килограммын - 280-300 сумнан, бәрәңгене - 12 сумнан, кишерне - 15 сумнан, кәбестәне 9 сумнан алырга мөмкин булачак.

Шимбә көнне ярминкәләр Казанның тугыз мәйданында эшлиячәк.

Совет районында: "Казан" Агромпаркында (Аграрная урамы, 2нче йорт), Дәрвишләр бистәсендә ( Липатов урамы, 7нче йорт, «Дерби» базарында).

Яңа -Савин районында: «Яңа-Савин күпләп һәм берәмләп сату базары» ачык акционерлык җәмгыятендә (Адоратский урамы, 21нче йорт).

Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәри лицей каршында (Дементьев урамы, 39нчы йорт).

Мәскәү районында Коләхмәтов белән Восстание урамнары кисешкән урында ( «Пятерочка+» супермаркеты каршында).

Киров районында «Ягодная Слобода» сәүдә үзәге каршында (Краснококшайский урамы, 152/2).

Вахитов районында Чехов базары артындагы мәйданда, Тинчурин урамы буйлап һәм Борһан Шаһиди 24 адресы буенча.

Шулай ук "Яңа Тура" технополисында да ярминкә ачылыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading