16+

6-10 сыйныф укучылары дистанцион укуга күчә...

Алар 2 ноябрьдә мәктәпкә укырга килергә тиеш иде.

Алар 2 ноябрьдә мәктәпкә укырга килергә тиеш иде.

Көзге каникуллардан соң, ягъни 9 ноябрьдән, Башкортстанда 1-5 сыйныф һәм 11 сыйныф укучылары гына мәктәпкә укырга барачак. 6-10 сыйныф укучылары дистанцион укуга күчә. Бу турыда республика башлыгы администрациясенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Җитмеш бала укый торган аз комплектлы мәктәпләрдә барлык укучылар да мәктәпкә йөреп укыячак. Мәктәпләрдә мондый уку режимы 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Якындагы ике атнада өстәмә белем бирү учреждениеләре дәресләрне дистацион рәвештә алып барачак.

Искәртеп үтик, СOVID-19 вазгыяте начарлану сәбәпле, укучыларны вакытыннан алды көзге каникулга чыгардылар. Укучылар 17 октябрьдә ял итә башлады. Алар 2 ноябрьдә мәктәпкә укырга килергә тиеш иде. Соңрак каникулларны 9 ноябрьгә кадәр озайтырга булдылар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading