16+

6 миллионлык машинасына арест салынгач кына бурычын каплый

Казанда яшәүче бер ир алты миллионнан артык торган Mercedes-Benz машинасына арест салганнан соң гына банк алдындагы бурычын каплый. Әҗәтенең гомуми суммасы 655 мең сум булган.

Казанда яшәүче бер ир алты миллионнан артык торган Mercedes-Benz машинасына арест салганнан соң гына банк алдындагы бурычын каплый. Әҗәтенең гомуми суммасы 655 мең сум булган.

Бу хакта Россия Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир шәһәрдәге банкларның берсеннән кредит алган, әмма 655 мең сумын түләп бетермәгән. 

Суд приставлары аңа карата башкарма производство кузгаткан һәм бурычлының машинасы булуын белгәч, автомобильгә арест салу турында карар чыгарган. 

11 август көнне Mercedes-Benz хуҗасы банкка килгән, биредә яңа кредит рәсмиләштергән. Ә банктан чыгуга машинасыннан җилләр искән. Баксаң, приставлар машинага арест салган икән. Шуннан соң әлеге бурычлы тиз арада акча таба һәм әҗәтләрен түли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading