16+

6 яшьлек улын рульгә утырткан ананы ни көтә?

Чаллыдан Агина Алтынбаева интернетка алты яшьлек улының сәгатенә 130 чакрым тизлек белән машина йөрткән видеоязманы урнаштырган иде.

Чаллыдан Агина Алтынбаева интернетка алты яшьлек улының сәгатенә 130 чакрым тизлек белән машина йөрткән видеоязманы урнаштырган иде.

Хәзер исә юл иминлеге инспекторлары аның белән аңлату эшләре алып барачак. Әгәр бу чараларның дә нәтиҗәсе булмаса, әнине балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакырырга уйлыйлар. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, килеп чыккан куркынычсызлык очрак­ларында күп вакыт әти-әниләр үзләре гаепле.

Алтынбаевага карата административ хокук бозулар буенча 35 мең сумлык биш беркетмә төзелгән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министр­лыгы матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading