16+

65 процент укучы 9 сыйныфтан соң мәктәптән китә

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. 

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. 

Укучыларның 65 проценты диярлек 9 нчы сыйныфтан соң колледж-техникумнарга укырга китә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. 
– Без өч меңнән артык заманча остаханә булдырдык. “Профессионалитет” программасы актив тормышка ашырыла. Төрле тармаклар шулай ук аерым белгечлеккә юнәлеш тоткан колледжларга акча бүлеп бирә. Без өстәмә рәвештә оешма-предприятиеләрдән миллиард сум акча җәлеп иттек, – дип сөйли  министр урта һөнәри белем бирүгә ярдәм хакында.
Ул Россиядә «Профессионалитет» программасы кысасында җитештерү өлкәсенә белгечләр әзерләү өчен махсус мастерлар үзәге төзелүен искәртте. Бу яңа, ләкин бик эзләнгән юнәлеш. Укытучы-мастерлар һөнәри белем бирү системасында эшли башлаячак. Киләсе елдан әлеге үзәк тулы куәтенә эшли башлаячак дип, көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading