16+

8 айлык сабый кайнар суга пешеп үлгән

Приморьеның Черниговск районы прокуратурасы сигез айлык баланың кайнар су белән пешеп үлүеннән соң тикшерү башлаган.

Приморьеның Черниговск районы прокуратурасы сигез айлык баланың кайнар су белән пешеп үлүеннән соң тикшерү башлаган.

Кансыз ата-ана үлем хәлендәге балага тәүлектән артык игътибар итмәгән һәм карамаган, ярдәм сорап та мөрәҗәгать итмәгәннәр, диелә ведомство сайтында.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, 8 айлык малай өстенә кайнап торган су ауган. Ата-аналар бер тәүлектән артык медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, пешү нәтиҗәсендә бала үлгән ", - дип хәбәр итә прокуратура.

Хәзерге вакытта прокуратура ата-аналарның үз бурычларын үтәмәве очрагын тикшерә. Гаиләдә тагын бер бала тәрбияләнә икән, хәзер аны әлеге ата-анадан алу мәсьәләсе карала.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading