16+

8 июньгә кадәр укырга мөмкинбез

Интернетта 10 һәм 11 сыйныф укучыларын икенче елга калдыру турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми

8 июньгә кадәр укырга мөмкинбез

Интернетта 10 һәм 11 сыйныф укучыларын икенче елга калдыру турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми

Россиянең кайбер мәктәпләрендә уку елы 8 июньгә кадәр озайтылырга мөмкин. Бу хакта Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль челтәрдәге онлайн-марафон вакытында белдергән.

“8 июньгә кадәр кайбер мәктәпләрдә уку процессы, ягъни бердәм дәүләт имтиханы башланганчыга кадәр оештырылырга мөмкин. Без тулаем вәзгыятьнең ничек үзгәрәчәген карап торачакбыз”, – диде Кравцов.

Шул ук вакытта министр БДИ башлану датасы объектив сәбәпләр аркасында үзгәртелергә мөмкин, әмма әлегә мондый карар кабул ителмәгән, дип тә белдерде. “Бу өйдә белем алу, дистанцион укыту һәм гомуми вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә дәвам итүенә бәйле булачак. Әгәр без барыбыз да билгеләнгән кагыйдәләрне үтәсәк, өйдә калсак, бу ситуациядән тизрәк чыгачакбыз, һәм имтиханнар вакыты да күчерелмәячәк”, – диде ул.

Министр шулай ук интернетта барлыкка килгән 10 һәм 11 сыйныф укучыларын икенче елга калдыру турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, диде. “Бу хакта хәтта сөйләшү дә булмады. Интернеттагы фейк бу”, – дип ачыклык кертте ул.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Татарстан мәктәпләре 6 апрельдән дистанцион белем бирүгә керешәчәк. Бер үк вакытта республиканың аз комплектлы мәктәпләренә алга таба укучыларны кабул итәргә рөхсәт тә бирелергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading