16+

95 яшьлек әби сайлауларга кызлар кебек йөгереп килгән

Быел җәй 95 яшьлек юбилеем сайлауларга туры килгән иде, ди ул.

Быел җәй 95 яшьлек юбилеем сайлауларга туры килгән иде, ди ул.

95 яшьлек Бәгьдәгөл апаның кызлар кебек йөгереп сайлауга үзе килүе чын мәгънәсендә соклану хисләре уятты.

Яңгул авылында яшәүче Бәгьдәгөл апа Әгъзамова сауйлау участогына үзе килде.

Бәгьдәгөл апаның һәр сайлауда да сайлау участогына үзе килүе хакында язып торабыз. Быелгысы да искәрмә түгел.

- Быел җәй 95 яшьлек юбилеем сайлауларга туры килгән иде. Минем өчен ул көн икеләтә бәйрәм булды, - дип искә ала ул көннәрне актив сайлаучыбыз. 

Республика Президентын сайлауларына да ул беренчеләрдән булып килде. 

- 13 сентябрьне көтеп ятмадым, алдан килеп тавыш бирим әле дидем, - диде ул. Аннан соң истәлеккә дип мәдәният йорты каршындагы чәчәкләр патшалыгында фотога да төште.

Чыганак: Хезмәт

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading