16+

Абау! 40 градуслы көннәр килә!

Идел буенда температура бөтен җирдә дә 30 градустан югары булачак, ди синоптиклар.

Абау! 40 градуслы көннәр килә!

Идел буенда температура бөтен җирдә дә 30 градустан югары булачак, ди синоптиклар.

Россиянең Липецк, Тамбов, Воронеж, Курск, Белгород өлкәләрендә якын көннәрдә аномаль һава торышы көтелә. Температура 36-37 градуска кадәр җитәчәк. Илебезнең Көньягында һәм Идел буе төбәкләрендә дә температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә, дип яза "ТАСС", Россиянең баш синоптигы Роман Вильфандка сылтама белән.
"Идел буенда температура бөтен җирдә дә 30 градустан югары булачак. Самара өлкәсендә 36-38 градуска кадәр, Татарстанда 35 градуска кадәр, Оренбург өлкәсендә 36 градуска кадәр, сишәмбе 39 градуска кадәр җылытачак. Саратов өлкәсендә сишәмбе 37 градуска кадәр җылы көтелә", - дип фаразлары белән уртаклашкан Роман Вильфанд.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading