16+

Менә сиңа бозым!

Декабрь ае керсә, күңелдә Яңа ел бәйрәме хисләре бөтерелә башлый. Тирә-якта да бөтен кеше күңелле мәшәкатьләргә чумгандай тоела.

Менә сиңа бозым!

Декабрь ае керсә, күңелдә Яңа ел бәйрәме хисләре бөтерелә башлый. Тирә-якта да бөтен кеше күңелле мәшәкатьләргә чумгандай тоела.

Миндә шундый гадәт бар, яңа ел табынына яңа ризык әзерләү. Тик аны әзерләү алдыннан кем әйтмешли, берничә тапкыр болай гына пешереп карыйм мин аны, “репетиция” ясыйм. Тәмле чыкса, якыннарымны да бәйрәм көнне шул ризык белән сыйлаячакмын. Быел мин чәй табынына яңа төрле торт пешерәчәкмен. Тәмле килеп чыкса, башкаларга ошаса, киләчәктә бәлки акча эшләү мөмкинлеген дә ачар әле. Ник акча эшләмәскә ди, башкалар шулай тортлар пешереп сата бит әле. Шундый матур хыяллар белән торт пешерергә әзерләндем. Ә торт пешерү өчен әйбер булу гына түгел, яхшы кәеф тә кирәк. Миндә икесе дә бар. Камырга дигән йомыркаларны алдан ук алып куеп бүлмә температурасында тоттым. Миңа биш йомырка кирәк.

Камырга салырга дигән биш йомырканың берсе пешкән йомырка булып чыкты. Тәннәрем чымырдап китте. Моннан берничә көн алып кереп суыткычка куйган йомыркалар бит югыйсә. Тавык кетәклегендә пешкән йомырка каян килгән. Бозым! Бозым гына була ала бу дип уйлау белән хәлем китеп өстәл тирәсендәге бер урындыкка утырдым. Димәк, мине “боздылар”... Бераз утырып тордым да уйлыйм, кемгә зыян эшләдем, кемгә кирәк инде мин, кем кергән, кем куйган... мең төрле сорау башта. 

Маллар карап өйгә кергән иремә йомырка сузам. Ул башта аңламый тора. Имеш, нишләтим бу йомырканы. Минәйтәм, бозым бу! Нишлибез? Мине, юк, безне боздылар! Бу йомырканы тавыклар абзарыннан алып керүемне, йомырка, гомумән, пешкән йомырка белән бик каты бозым ясаганнарын аңа да сөйләп, аны да куркуга салдым. Башына кигән шапкасын да бер салды, бер киде бахыркаем, аннары бөтенләй түш кесәсенә тыгып куйды. 

Йомырканы нишләтергә белмибез. Бер тәлинкәгә салып ишек төбенә куйдык. Аңа караган саен шомлы, авыр булып китә. Бозым... 
Икенче көнне эштә дә кәефем юклыкны тиз сизеп алдылар. Бер хезмәттәшем янган йөрәккә тагын да ут өстәп, йомырка белән бозуның бик әшәке булуын, андый бозым белән авыруларны күчерә алуларын сөйләп алды. Үзе дә бер елны шундый бозымга дучар булган икән. Бәрәңге алган вакытта аларның бакчасыннан берничә йомырка чыккан. Хезмәттәшем шул йомыркаларны аягы белән этеп куйган һәм озак вакыт аяклары сызлап, тезләре авыртып җәфаланган икән. Менә бит!

Мин дә бу пешкән йомырканы кул белән тоттым, ул гына да түгел, өйгә кертеп суыткычта башка ризыклар янында берничә көн тоттым. Шуларын да әйткәч, хезмәттәшләрем дә минем өчен борчылып, авыр сулап куйдылар. Бозым инде, бозым диештеләр дә һәрберсе үз эшенә кереште. Минем күңелдә генә эш кайгысы юк, баш әйләнеп торган кебек, кулларым да сызларга маташа бугай... төшке ашка иртәрәк кайтып киттем. Кыскасы, авырыйм бугай мин. Бозым миңа эләккән инде, димәк, чиргә дучар булганмын, алга таба шуннан үлеп тә китәрмен инде... әнә бит, бозымы куркыныч икән! Йомырка белән бозганны бик тәҗрибәле күрәзәче, бозым кайтаручылар, им-томчылар да кайтара алмый икән. Эшләрем харап! Тик болай тиз генә чиргә сабышып үләсе дә килми бит әле. Кайтып ишекне ачсам, тагын теге идәндә торган тәлинкәгә күзем төште. Бөтен эчем куырылып килде, авыз кибеп, телем аңкавыма ябышканын сизәм. Бозымның шаукымы инде дип уйлыйм эчтән генә. 

Өйдә дә кул эшкә бармый, чын-чынлап кәефем төште, тавыклар янына чыгып ашарларына биргәндә дә аларга шикләнеп кенә карыйм, оядагы йомыркалары да байтак җыелган. Алар күп итеп йомырка салганга да сөенмим, арада тагын бозымлы йомыркалар бардыр шикелле. Шулай берничә көн үтте, пошаманга төшеп кенә йөрим, бер кеше белән ачылып сөйләшәсе дә килми. 

– Күршекәем, тавыкларыңа булса да бирерсең инде, калган аш-су, ипи кисәкләрен ыргытып булмый бит инде, – дип күрше хатыны керде. – Теге ял көне пешкән йомыркалар да эләкте әле тавыкларыңа. Бәй, күп итеп пешергән идем салат ясыйм дип, балалар килеп алды үземне. Аларда берничә көн торып кайттым. Кайтуыма пешкән йомыркалар исемә төште. Аларны ашап булмый бит инде. Шуңа синең тавыкларыңа кертеп салдым. Берничәсе ватылмады да бугай әле. Минәйтәм, чукырлар, тавыкның чукый алмаган әйбере юк бит аның...

–Теге ялларда? Йомыркамы? Пешкән дисеңме, – дип кабат-кабат сорыйм. Күршем аптырап китте.
Ирем эштән кайтты, минәйтәм, син тавык йомыркаларын берәр көнне идәннән алып ояга куймадыңмы?
– Узган атнада ял көне идәндә дә берничә йомырка тәгәрәп ята иде, шуларны алып ояга куйдым, алар бит җайлы-җайсыз яткан йомыркаларны чукыр гадәтле, – дип әйтеп куймасынмы.

Шулай итеп пешкән йомырка безнең ояга шулай эләккән икән. Менә сиңа бозым! Кәеф күтәрелеп китте, Яңа ел алдыннан теге тәмле тортны кабат пешерергә әзерләндем, йомырка сытканда тагын берничәсенең пешкән булуы инде мине куркытмады. 

Индира Сәйфуллина
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading