16+

Абау! 77 яшьлек хатын-кыз өстенә багана ауган

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Родина урамы һәм Җиңү проспекты чатында юл-транспорт һәлакәте булган: якынча мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе светофорның кызыл утына чыккан һәм «МАЗ» автобусы белән бәрелешкән.

Авариядән соң җиңел автомобиль тимер коймага һәм баганага килеп сыланган. Нәтиҗәдә, багана тротуарда басып торган 77 яшьлек хатын-кызның өстенә ауган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, хатын-кызны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading