16+

Абау! Баласын урамда онытып калдырган

Чаллы урамында бер ана арбадагы баласын берүзен калдырган. 

Чаллы урамында бер ана арбадагы баласын берүзен калдырган. 

Ике яшьлек кыз баланы шул урамда яшәүчеләр күреп алып, полициягә хәбәр иткән. Туңган хәлдәге баланы хастаханәгә илткәннәр. 

Шул ук төнне сабыйның 31 яшьлек анасын тапканнар. Ана кеше сөйләвенчә, ул баласы белән иптәш кызына кунакка барган, кызлар исерткеч эчемлекләр кулланган. Өйгә кайтканда, хатын иренә шалтыраткан һәм шулкадәр сөйләшү белән мавыккан ки, бала арбасыннан ерак китүен аңламыйча да калган. 

Аңа карата ата-ана вазыйфаларын үтәмәгәне өчен беркетмә төзелгән. “Куркынычлыкта калдыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading