16+

Абау! Коронавирусның яңа төре ачыкланган. Йоктыручылар да бар...

Британиядә яшәүче берничә кешедә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы табылган.

Британиядә яшәүче берничә кешедә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы табылган.

Ул B.1.621 дип аталган.

Хәзерге вакытта вирусның үз-үзен тотышына мутациянең йогынтысын билгеләү өчен тикшеренү эшләре алып барыла. Бу хакта Бөекбритания медицина хезмәткәрләре агентлыгына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә илдә B.1.621 мутациясен йоктыруның 16 очрагы билгеле. Аларның күбесе чит илгә чыгу белән бәйле», — ди табиблар.

Әлегә штаммның кулланыла торган вакциналарга ничек тәэсир итәчәге билгеле түгел, аны тикшерәләр. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading