16+

Абау! Коронавирустан 10 кеше вафат булган

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган тәүлектә 10 кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган тәүлектә 10 кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.

Аларның өчесе — 1942, 1953, 1955 елгы ир-атлар, җидесе — 1934, 1951,1956, 1959 (икәү), 1960 һәм 1972 елгы хатын-кызлар.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул рәвешле, республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 857гә җитте. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading