16+

Абау! Телевизор шартлап, биш кеше һәлак булган

Күрше бүлмәдәге кешеләр төтен белән агуланган.

Күрше бүлмәдәге кешеләр төтен белән агуланган.

Тамбов өлкәсенең Инжавинский районының Филатовский бистәсендә өйдә телевизор шартлагач, биш кеше һәлак булган. Бу турыда төбәк прокуратурасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

16 мартта иртә белән Совхоз урамындагы ике фатирлы йортта биш кеше мәете табыла. Бер фатирда дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз үлгән. Мәрхүмнәрнең иң яшенә 45 яшь, иң олысына 61 яшь булган.

«Йортның 1971 елда туган хуҗасы, аның 1959 һәм 1967 елда туган ике абыйсы, аларның танышлары — шушы ук авылда яшәүче 1964 елда туган ир-ат һәм 1975 елда туган хатын-кыз үлгән. Алар спиртлы эчемлекләр эчеп утырганнан соң, бер фатирда төн кунарга калган. Бүлмәләрнең берсендә телевизор шартлаган, шуннан соң янгын чыккан һәм өйне төтен баскан», — дип аңлатканнар ведомствода.

Күрше бүлмәдәге кешеләр төтен белән агуланган.

Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Прокуратура тикшерүне контрольгә алган.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading