16+

Абитуриентлар өчен яңалык

Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул ителү кагыйдәләрен яңарткан. Россия вузларына кабул итү кагыйдәләре җитди үзгәргән, дип яза “Российская газета”. 

Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул ителү кагыйдәләрен яңарткан. Россия вузларына кабул итү кагыйдәләре җитди үзгәргән, дип яза “Российская газета”. 

Төп яңалык: абитуриент гаризаны бер үк вакытта бюджетка да, түләүле бүлеккә дә бирә ала. Шул ук вакытта ул әзерлек һәм белгечлекнең өстенлекле юнәлешләрен күрсәтә. Кабул ителү нәкъ менә гаризада күрсәтелгән белгечлекләр буенча булачак.

Икенче яңалык: документлар тапшырырга мөмкин булган юнәлешләр саны кимиячәк: хәзерге ун урынына бишәү калачак. Бу абитуриентларга игътибарын бер өлкәгә туплап, шуңа әзерләнү өчен кирәк, дип аңлаталар министрлыкта. Шулай ук билгеле бер юнәлешне сайлауга җитди карарга булышачак. Үзгәрешләр алдагы елларның кабул итү кампанияләре тәҗрибәсенә таянып кертелгән. Элек ун юнәлешне сайларга мөмкин булса да, абитуриентлар уртача бишне сайлый торган булган. 

Укуның барлык формалары, шул исәптән өстәмә кабул итү сроклары буенча бюджет урыннарына кабул итүнең бердәм сроклары да билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез, элек һәр югары уку йорты читтән торып уку бүлегенә кабул итү вакытын мөстәкыйль билгели алган иде, нәтиҗәдә кабул итү кампаниясе сентябрь ахырына кадәр дәвам итте.

Хәзер БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен документларны кабул итү срогы 20 июльдән дә иртәрәк тәмамланмый һәм 25 июльдән дә соңга калмаячак, ә өстәмә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамлана.

Тагын бер үзгәреш ГТО билгесенә кагыла. Ул хәзер Россия Спорт министрлыгы яки ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сайтында раслана. Яки абитуриентка ГТО билгесе белән бүләкләнү турындагы боерык күчермәсен тәкъдим итәргә кирәк булачак. 

Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, яңа кагыйдәләр кабул итү процедурасын системалаштыра, аның үтә күренмәлелеген арттыра. Яңа кагыйдәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading