16+

Адел Вафин Арчада агуланган балалар бер атна эчендә тернәкләнер, дип ышандырды

Узган якшәмбедә Арча районының Казанбаш авылы мәктәбендә гадәттән тыш хәл булды – 40ка якын бала берьюлы агуланды. Зыян күргән укучылар барысы да хастаханәгә озатылды.

Узган якшәмбедә Арча районының Казанбаш авылы мәктәбендә гадәттән тыш хәл булды – 40ка якын бала берьюлы агуланды. Зыян күргән укучылар барысы да хастаханәгә озатылды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин әйтүенчә, 30 бала республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, тугыз бала Яңа Кенәр хастаханәсендә дәвалана. Ике олы кеше дә бар.
Вакытында күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсен бирде, 22 баланың хәле канәгатьләнерлек, калганнарыныкы уртача дип бәяләнә. 15 сәгать эчендә оператив рәвештә, махсус диагностика ярдәмендә вирусны ачыклый алдык. Авыруны норовирус китереп чыгарган, – ди министр.
Норовирус йогышлы булуы һәм тиз таралуы белән куркыныч. Министр әйтүенчә, алдагы җиде көндә бу балалар белән контактта булган кешеләрне тикшерәчәкләр.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, мәктәптә  санитария, гигиена кагыйдәләре төгәл үтәлмәгәнлеге ачыкланган.

– Мәктәптә пешерүчеләрнең берсе авырып китеп эшкә чыкмагач, аны аш бүлмәсендәге икенче бер эшче алыштырып торган. Аның пешерергә рөхсәте булмаса да, ул ризык әзерләүдә катнашкан. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә,  аш бүлмәсендә эшләүче ике хезмәткәрдә норовирус барлыгы ачыкланган, – ди Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.
Казанбаш урта мәктәбендә дүрт көнгә укулар туктатылган. Укучылар язгы каникул көннәре хисабына ял итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның агулану очрагы сәбәпләрен ачыкларга кушкан иде. Тикшерү эшләре дәвам итә. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе әлеге вакыйга белән бәйле материаллар Арча районы судына юлланды, диде. Азык-төлек блогы хезмәткәрләре, мәктәп директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә тутырылган. Аларга 70 мең сумка кадәр штраф яный.

Адел Вафин исә агуланган балалар бер атна эчендә тернәкләнер дип вәгъдә итте.


Норовирус – ашказаны авырулары китереп чыгара торган микроб. Йогышлы авыруларны дәвалаучы табиблар әйтүенчә, әлеге вирус аеруча көз, кыш айларында активлаша. Вирус юылмаган яшелчә, җиләк -җимеш, ризык аша күчәргә мөмкин, гигиена таләпләрен үтәмәү авыруга сәбәпче булуы бар, шулай ук микроб авыру кеше белән сөйләшкәндә, һава аша да йога.

Авыруның билгеләре: косасы килү, эч китү, хәлсезлек, тән температурасы югары күтәрелү, аппетит булмау, тән сызлау. Вирусны бары махсус анализ ярдәмендә генә ачыклап була. Авырганда күбрәк җылы су эчәргә, косканда дарулар кулланырга киңәш ителә. Балалар өчен табиблар Регидрон порошогын яхшы дип саный. Норовирус вакытында эч китүдән кулланыла торган дарулар ярамый. Авыруны кисәтү өчен сыйфатлы чиста су эчәргә, санитария кагыйдәләрен үтәргә, кулны ешрак юарга, яшелчә-җиләк җимешләрне яхшылап юып ашарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading