16+

Адоратский урамындагы «нахал-базар» кайчан бетәр?

Казанның Яңа Савин районындагы Адоратский урамының 19нчы йорты каршындагы мәйданга шәхси эшмәкәрләр ябырылырга гына тора.

Адоратский урамындагы «нахал-базар» кайчан бетәр?

Казанның Яңа Савин районындагы Адоратский урамының 19нчы йорты каршындагы мәйданга шәхси эшмәкәрләр ябырылырга гына тора.

Адоратский урамы белән Академик Лаврентьев урамы кисешкән чатта элек “Яңа Савин районы ваклап-күмәртәләп сату базары” эшләгән иде. Әлеге сәүдә урыны ябылды, анда сәүдә үзәге төзелде. Ләкин, эшмәкәрләрнең бер ияләшкән урыннан күченеп китәселәре килми, бугай. Йөк вагоны зурлыгындагы киоскларны элеккеге базар янәшәсендәге йорт (Адоратский урамы, 19) газонына китереп куялар. Район хакимияте “нахал-базар”ны куып җибәрә, вагоннарны алдыра.

Әмма йорт каршындагы мәйданчык кабат киосклар белән тулды. Вагоннар гына түгел, “өстәл сәүдәсе” дә оеша башлады биредә.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading