16+

Аерылышу турындагы таныклыкларны башка бирмәячәкләр!

Өйләнешү турындагы таныклыкны да, бәлки, чараның тантаналы булуын саклап калу өчен генә бирерләр

Өйләнешү турындагы таныклыкны да, бәлки, чараның тантаналы булуын саклап калу өчен генә бирерләр

Тиздән Россиядә аерылышу турындагы таныклыкны бирүдән туктаячаклар, ә өйләнешү турындагы таныклыкны тантана өчен саклап калырга мөмкиннәр. Бу хакта РФ Федераль салым хезмәте сайтында ведомствоның 30 еллыгына багышланган бәйрәм коллегиясе нәтиҗәләре буенча хәбәр ителә. ТАСС агентлыгы шул хакта язды.

ЗАГС (гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының бердәм дәүләт реестры) — ул гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының барлык реестры. Ел ахырына кадәр 1926 елдан бирле булган мәгълүматлар цифрлаштырылачак.

525 млн язма әлегә кадәр кәгазьдә саклана. Якын киләчәктә реестр моделенә күчү һәм кайбер кәгазь бланклардан баш тарту күздә тотыла. Инде тиздән, мәсәлән, аерылышу турындагы таныклык тарихта калачак, ә өйләнешү турындагы таныклыкны, бәлки, чараның тантаналы булуын саклап калу өчен генә бирерләр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading