Иртәгә Казанда инде традициягә әйләнгән "Агачны коткар" акциясе уза.
Шәһәрлеләр кирәк булмаган кәгазь, газета-журналлар, шулай ук батарейкалар һәм иске телефоннар аккумуляторларын тапшырып, әйләнә-тирә мохиткә булыша алалар. "Башкаларга да ярдәм ит" иҗтимагый оешмасы инициативасы буенча уздырыла торган акция 20 мартта 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Себер тракты, 23а адресы буенча үткәреләчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар