16+

“Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Корбан ашы уздырган

"Ак Барс" хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә Корбан ашы уздырган. Чарада танылган спортчының әти-әниләре, туганнары, дуслары, имамнар, күренекле татар зыялылары, мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашкан.

Җыелган кунаклар башта ахшам намазы укыдылар. Мәҗлесне мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Аннары кунаклар Әнәс хаҗи алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз иттеләр. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров халыкка эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул барлык мөселманнарны яңа хиҗри 1437 ел белән котлады. Мөхәррәм аеның фазыйләтләрен шәрехләде. Корбан мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт әйтте, чалган корбаннарның кабул булуын теләде.

Фотолар Фәрит Мифтахов инстаграмыннан

Мәҗлес кунаклары Эмильгә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Тазалык-саулык, иманлы гамәлләр, яңа үрләр вә җиңүләр теләделәр, дип хәбәр итә диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading