16+

«Ак Барс» хоккейчыларының хатыннары һәм дус кызлары Гагарин Кубогы финалына багышлап клип төшергәннәр (ВИДЕО)

Гагарин Кубогы финалында «Ак Барс» тагын бер адымга алгарак атлады – үз бозында ЦСКАны кабат җиңүгә иреште. Беренче уенда Станислав Галиев ике гол авторы булса, икенчесендә легионерлар – Азеведо белән Клинкхаммер мәскәүлеләр капкасына берәр алка керте.

Беренче уенда ЦСКА составында капкачы Илья Сорокин белән һөҗүмче Кирилл Каризов уйнамаган иде, дүшәмбе көнне алар икесе дә төп составка кайтты. Киләсе ике уен Мәскәүдә узачак. Кубокны өченче тапкыр алу өчен казанлыларга тагын ике җиңү кирәк булса, армиячеләргә, беренче тапкыр КХЛның төп трофеена ия булу өчен, дүрт тапкыр өстен чыгарга кирәк. Шул ук вакытта аларның бер генә ялгышу мөмкинлеге бар, икенче тапкыр ялгышканда, Кубок Казанга китәчәк. Мәскәүдәге уеннар җиңүчене ачыкламаганда, калган уеннар көн аралаш чиратлашып ике башкалада үтәчәк.

«Ак Барс» хоккей командасы егетләренең хатыннары һәм дус кызлары Гагарин Кубогы финал уеннары алдыннан видеоклип төшергәннәр. Алар Елканың «Все зависит от нас самих» дигән җырып башкарып ышанычларынбелдереп, уңыш телиләр.

Родные и близкие всегда рядом! Все зависит от нас самих! Видео от семей наших ребят! #айдазакубком

Публикация от Хоккейный клуб "Ак Барс" (@hcakbars)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading