Социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә акча алыргамы?
Казаннан Мәрвәрия Мансурова моны үзе өчен күптән хәл иткән. Ул социаль пакетка өстенлек биргән. «Иң беренче чиратта, шифаханәгә юллама алу өчен социаль хезмәтләрдән файдаланам. Минем яшьтә даруларсыз да торып булмый, социаль пакет урынына бирелә торган акчага мин үземә кирәкле даруларның яртысын да сатып ала алмас идем», – ди ул.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, республикада социаль хезмәтләрдән 144 меңгә якын кеше файдалана. Федераль бюджет ярдәмендә тиешле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле эшли. Аннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, барлык группа инвалидлар, шул исәптән физик яктан мөмкинлеге чикле балалар, блокадада катнашучылар, радиациядән зыян күрүчеләр файдалана ала.
Социаль пакет нигезендә бирелә торган ташламаларның бер өлеше тиешле дарулар алу, бушлай юлда йөрүне тәэмин итү, шифаханәләргә юллама юнәтү өчен каралган. Пакет урынына акча алырга да мөмкин. Бу 828 – сум тирәсе дигән сүз. Кайберәүләр әнә шул акчага кызыга. Еш кына авырып киткәч, акчаның җитмәве, социаль хезмәтләр җыелмасы кирәклеге ачыклана.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, бик чыгымлы дәвалану таләп иткән авырулар вакытында да кеше социаль пакеттан баш тарткан булса, бер ел узмыйча, аны программага кертү мөмкинлеге юк.
– Онкология, шикәр диабеты, башка көтелмәгән авырулар вакытында тотылган чыгымнар бу акчалардан бик күпкә артыграк булуын онытмаска кирәк. Әйтик, шикәр диабетын дәвалау бер пациент өчен елына – 63 мең сумга, психика белән бәйле авыруларны дәвалау 180 мең сумга төшә. Онкология авыруларыннан савыгу өчен 3 миллион сумга кадәр кирәк булуы бар. Татарстанда былтыр яман шеш беренче тапкыр 16 меңнән артык кешедә ачыкланды. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 3,1 процентка күбрәк. Республикада һәр 37нче кешедә яман шеш авыруы. Шикәр диабеты белән 123 мең кеше авырый. Соңгы биш елда аларның саны 20 процентка артты,– ди Марат Садыйков.
Россия төбәкләре арасында социаль пакеттан баш тартучыларның иң азы – Татарстанда. Шулай да дарулар урынына акча сайлаучылар 66,9 процентны тәшкил итә. Аеруча Кукмара, Яшел Үзән, Бөгелмә, Нурлат, Чистай, Алексеевск, Балтач, Менделеевск, Актаныш, Ютазыда андыйлар күп икән. Авырый башлагач, социаль пакет алырга теләп гариза язучылар, программага кертүне сорап килүчеләр шактый. Әмма социаль пакетны алу-алмавыңны елына бары бер тапкыр – 1 октябрьгә кадәр генә сайлау мөмкинлеге тудырылган.
Социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләгән кешеләр быелның 1 октябренә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия бүлегенә барып, гариза тапшырырга тиеш. Моңа кадәр бушлай дарулар алучыларга кабат гариза язып тормаса да була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар