16+

Аксубай бассейнлы булды

Аксубай бистәсендә тантаналы төстә "Дельфин" йөзү бассейны ачылды.

Аксубай бассейнлы булды

Аксубай бистәсендә тантаналы төстә "Дельфин" йөзү бассейны ачылды.

Ачылыш тантанасына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Май аенда Аксубайга командировкага барган чакта ук район халкы бу бассейнны зарыгып көтүләре турында әйткәннәр иде. Ниһаять, хыяллары тормышка ашкан.

Бинада ике йөзү бассейны урнашкан. "Дельфин"да 50 кешегә исәпләнгән тамашачылар өчен трибуна, кафе, душ, өч сауна, массаж, тренерлар бүлмәләре һәм ярдәмче биналар бар. Объектның гомум мәйданы 3185 кв метр тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов районда бассейн төзелүнең әһәмиятен билгеләп үтте. - Кешеләр үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Башкалада гына түгел, зур шәһәрләр, район үзәкләрендә дә мондый объектлар булу мөһим. Мин ихластан бассейнның һәрчак шатлык һәм спорт белән тулы булуын телим. Сездән яңа спорт казанышларын көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм яңа объектны котлап 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Фото: prav.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading