16+

Акыл ияләре җиңү турында ни дигән?

Җиңүдән соң еллар үткән саен җиңүчеләр саны арта бара. Халык әйтеме.

Җиңүдән соң еллар үткән саен җиңүчеләр саны арта бара. Халык әйтеме.

Кемнең җиңелүләре бар икән, җиңүләре дә булачак.
Антик афоризм.

Югалтулар күп булуга карамастан, җиңүгә кадәргә караганда, җиңүдән соң геройлар күбәя.

Үзеңнең исән калган башың – җиңүдән соң иң кыйммәтле ганимәт (Трофей).

Җиңү – бик мөһим түгел. Иң мөһиме – җиңүчеләр мәҗлесендә агуланмыйча калу.
Станислав Ежи Лец.

Юл куйсаң – җиңәчәксең.
Япон мәкале.

Үзебезнең җиңелүләребезне һәм кимчелекләребезне танырга курыкмасак, җиңәргә дә өйрәнербез.
Владимир Ленин.

Нинди юл белән җиңсәң дә, барлык мыскылы – җиңелүчегә.
Бенджамин Джонсон.

Үз вакытында юл бирү – җиңүгә китерә.
Бальтасар Грасиан.

Җитди кабул ителмәгәннәр, гадәттә, җиңә.
Эразм Роттердамский.

Кем көч белән җиңгән икән, ул үз дошманының яртысын гына җиңгән дигән сүз.
Джон Мильтон.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading