16+

Алабуга янында автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән. Һәлак булучы бар (+видео)

Бүген республиканың Алабуга районында Алабуга "МИЗ" территориясендә кичке бишенче яртыда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Бүген республиканың Алабуга районында Алабуга "МИЗ" территориясендә кичке бишенче яртыда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Бу вакытта втобуста 20 кеше була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган, тагын өчесен хастаханәгә озатканнар.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, каза урынында 39 яшьлек хатын үлгән, сигез кеше җәрәхәтләнгән. Аларның хәле тотрыклы. Тагын өч кеше амбулатор дәвалауга җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading