16+

Алдан сайлаулар башлана

Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

Быелның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 22 майда республиканың алты сайлау округында Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны алдан сайлау үткәрәчәк. Депутатлыкка кандидатлар (бердәмроссиялеләр һәм бер партиядә дә әгъза булып тормаучы үз-үзләрен күрсәтүчеләр) документларын "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең (Казан, Горький урамы, 9) оештыру комитетына 10 апрельгә кадәр тапшыра ала. Уналты кандидат теркәлгән инде. Алар арасында хәзерге депутатлар: Марат Бариев, Евгений Гришин, Илдар Гыйльметдинов, Александр Сидякин, Айрат Хәйруллин, Валентин Чайка, шулай ук вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тә бар.

Исемлек белән www.pg.er.ru сайтында танышырга мөмкин. Кандидатлар 21 яшьтән өлкәнрәк, хөкем ителмәгән булырга тиеш. Чит илләрдә финанс активлары булмавы да катгый шарт итеп куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading