16+

«Алдырбиш» чишмәсен төзекләндерәсе иде

Балык Бистәсе районының Күки белән Ямаш авыллары арасында Алдырбиш үзәнлеге бар. Табигать һәйкәленә тиң матур урын бу.

«Алдырбиш» чишмәсен төзекләндерәсе иде

Балык Бистәсе районының Күки белән Ямаш авыллары арасында Алдырбиш үзәнлеге бар. Табигать һәйкәленә тиң матур урын бу.

Үзәнлекнең көнчыгыш тарафында - Күки авылыннан башлангыч алган Чошы елгасы, ә көнбатыш ягында - Ямаш фермерлары төзегән күл. Әлеге күлгә су кыр уртасында бәреп чыккан чишмәләрдән килә. Шул чишмәләр теземендәге икесенең тибеше гаҗәеп куәтле. Җир астына мелиорация агрегаты яшерелгән диярсең. Иң мөһиме - суы йомшак, тәмле. Ямаш авылы хатын-кызлары суны көянтә-чиләк белән биредән ташый.
Россиядә - Экология, ә Татарстанда моның өстенә Сулыкларны саклау һәм үстерү елында шушы Алдырбиш чишмәсен төзекләндерәсе иде. Ямаш авылы эшкуарларының мондый игелекле ниятләре бар, инде башлап җибәрү генә кирәк. Бирегә «Сәдака тартмасы» урнаштыру да зыян итмәс иде. Үзем дә хатыным Әлфия белән чишмәне төзекләндерүгә өлеш кертергә әзер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading