16+

Алексей Махлай “Безнең ишегалды” проекты акциясенә уңай бәя бирде

Мәскәүнең “Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы рәисе Алексей Махлайның Татарстанда уза торган сайлауларга беренче генә килүе түгел. Бүген ул 7 сайлау участогында булган. Һәр участокта эшнең ни рәвешле оештырылуы, тавыш бирү ничек баруы белән танышкан. Комиссия әгъзалары белән сөйләшкәннәр. Алар үз эшләрен яхшы беләләр, дип билгеләп үтте ул.

Питрәчтә дә булырга өлгергән. Бу районда электрон тавыш бирү оештырылган, диде ул.
Спикер “Безнең ишегалды” акциясен уңай бәяләде. Белгәнегезчә, сайлауга барган кеше анкетага ишегалдын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен яза ала.
– Халык үз теләкләрен җиткерә. Соңрак аларга анализ ясалачак. Ишегалларын төзекләндерү әйбәт идея, Казанга килгән саен әйбәт үзгәрешләр күрәбез без, – диде Алексей Махлай. Сайлау участокларында бәйрәм рухы булуын да ассызыклап үтте. – Оркестр уйный, концерт оештырылган, буфетлар эшли, гриппка каршы прививка ясала. Сайлауда катшкан кешегә концертка барырга билет, юлда түләүсез йөрү хокукын бирә торган беләзек бирәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading