16+

Биш малай ятим калдылар, әтиләре юк иде инде

Дөньяда әле яңа май ае, әле якты дөнья көлтә җыю түгел, чәчүгә дә чыкмаган. Ә мин хәтер көлтәләрен сүтә-сүтә авыл урамыннан үтәм.

Биш малай ятим калдылар, әтиләре юк иде инде

Дөньяда әле яңа май ае, әле якты дөнья көлтә җыю түгел, чәчүгә дә чыкмаган. Ә мин хәтер көлтәләрен сүтә-сүтә авыл урамыннан үтәм.

Хәтерем белән үтәм, бүген инде әкрен генә таралып бара торган авыл урамыннан үтәм дә, аннары хәтер йомгагым үзем үскән заманны, кайчандыр гөрләп торган авыл урамын урап кайта. 

Без сугыштан соң туган буын, ил тырыша-тырмаша сугыш яраларын ямаган вакыт. Барына караганда югы күбрәк. Без караган кинолар, без укыган китаплар бөтенесе сугыш турында. Сугыш инвалидлары, сугыш толлары, сугыш ятимнәре. Бөтенесе безнең күз алдында. Бүген инде ирләрен көтә-көтә ялгыз картайган сугыш толлары, төшләрендә сугышны күреп куркып уянган сугыш ветераннары мәңгелек йокыда. "Әти" дип әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәренең дә күбесе мәңгелек сәфәрдә. 

Хәтер көлтәсен сүтә-сүтә авыл урамы буйлап әйләнәм. Мин бүтән авылны белмим, миңа шушы авылым, аның кешеләре шуның кадәр якын, шуның кадәр кадерле, шуның кадәр газиз. Авылымның һәрбер өенә хәтерем белән кагылып үтәм. Бүген менә хәтер сугыш ятимнәрен барлап алды, бармак бөгә-бөгә санап чыкты.

Санасаң-санамасаң да, бүген егерме бер алар, бүген шулай, ә иртәгә тагын да ким булыр, аннан соң тагын. Алар да бит инде сигезенче дистәнең теге ягына чыккан буын. Бер кадер-хөрмәт күрмәгән, ялгыз канат астында үскән буын. Үз күкрәк көчләре белән дөнья көткән, бик яшьләй генә әниләренең кул арасына кергән буын.

Мин алар турында бик еш уйлыйм. Үземнең күршем, бүген Кукмарада яшәүче Вакиф абый турында язган идем инде, аның ничек итеп әттәсенә ошаган Абдулла абыйны күрер өчен Аргыяк урамыннан ерак Аргы Таубашына кадәр төшкәне турында. Алты яшьлек бала өчен Аргы Таубашы шактый ерак ара шул инде. Һәм менә минем хәтер көлтәсенә тагын бер көлтә ияреп чыкты бит әле.

Хәтер хәтерне уята дигәндәй. Нәкъ җырдагыча, туган авылым урамын кат-кат урый торгач, хәтер йомгагының очына барып чыгам дигәндә үзем өчен бер ачыш ясап куйдым бит әле. Әллә нинди, дөньякүләм ачыш та түгел инде бу үзе, бик күпләр өчен гап-гади дөнья хәле. Бүгенге заманда гап-гади хәл шикелле инде бу.

Бездән өлкәнрәк яшьтәге, ләкин сугыштан соң туган абый-апаларның нигә әтисез үсүләре турындагы фикер минем башка никтер бик күптән түгел генә килеп керде, бездән өлкәннәр генә түгел, үзебезнең классташыбыз да булган икән әле шушы абый-апалар арасында. Сугыштан соң тусалар да, болар да сугыш ятимнәре булганнар икән бит. Сугыштан исән-сау кайткан күпме авылдашыбыз сугыш яралары аркасында бик яшьли генә дөнья куйганнар икән шул. 

Сугышка кадәр үк өйләнгән булганнары, исән-сау кайтып тагын берничә балага гомер бүләк итеп, кайтмас җиргә китеп барганнар. Сугыштан исән-сау кайтып, өйләнеп тормыш корганнан соң балаларын ятим итеп үлеп киткәннәре дә бар. Алар да сугыш корбаннары, аларның балалары да сугыш ятимнәре.

Санап карасаң шактый күп бит андыйлар да авылда.
Беренче ире сугышта һәлак булганнан соң, яңадан тормыш корган Миңсылу җиңги ире Гали абыйдан алты бала белән тол кала, иң кечесе бер яшьтә.
Балаларын ач-ялангач итмәс өчен, сабыйлыктан да чыгып бетмәгән өлкән уллары белән дуңгызга кадәр көтә, тик бер баласын да балалар йортына  бирми, юл читендә дә ташламый. 

Шулай, аналы ятим ярты ятим дип борынгылар бик белеп әйткәннәр. Без өченче класста укыганда, сыйныфташыбыз Минефаизнең әнисе Хәдичәттә үлеп китте, Хөрәмшә Хәйчәсе. Биш малай ятим калдылар, әтиләре юк иде инде. Ул да сугыш корбаны булгандыр инде, якты дөньяга биш ятим калдырып вакытсыз китеп барган. Өч абыйсы һәм Минефаиздән кечерәк Минехарис. Биш бала, биш ир малай. Аларны детдомга озаттылар инде, тәрбиягә алырлык туганнары да булмагандыр, күрәсең, хәер, ул заманда һәркемнең үз дөньясын теше-тырнагы белән черәшеп тартып барган чагы. Минехарислары берничә ел җәйге каникулда күршеләренә кайткалап та йөрде әле.

Хәзер кайда икән Хәдичәттәнең малайлары, детдомнан соң табыша алдылармы икән? Элек бит балаларның бөтенесен бер детдомга урнаштыру дигән әйбер булмаган, таратканнар да куйганнар. "Жди меня" аркылы бик күп еллар буе туганнарын эзләүчеләрне йөрәкләребез әрнеп карыйбыз бит.

Сугыш... кешелек уйлап чыгарган иң хәтәр, иң куркыныч сүз. Хәтәр икәнен белсә дә, нәтиҗә ясамый кешелек. Җирдә сугыш учаклары дөрли кабат... Кабат...Кабат...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading