16+

Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды

Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды

Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Тантана зиратның көнчыгыш өлешендә узды. Анда Казанга эвакуацияләнгән һәм төрле госпитальләрендә вафат булган сугышчылар, шулай ук 1941-1945 елларда Казан гарнизоны һәм шәһәрдә дислокацияләнгән башка хәрби частьләр хәрбиләре җирләнгән.

Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары да килде. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе аларны сәламләде, Җиңү көне белән котлады. Шуннан соң катнашучылар «Җиңүче солдат» монументы янына килде, алар алдыннан чәчәкләр тоткан почетлы каравыл узды.

Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, тантанада катнашучылар совет солдатларын бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары почетлы каравыл өч тапкыр һавага атты, Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады, ак күгәрченнәр очырдылар.

Тантана «Кайгылы солдат» монументы янында дәвам итте, аңа да чәчәкләр салдылар. Моннан тыш, чарада катнашучылар Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев һәм Борис Кузнецовны искә алды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Борис Кузнецовка һәйкәл 4 майда Арск зиратында ачылды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading