16+

Алимент түләмәүче әтиләр машина йөртә алмаячак

Алимент түләмәүче аталарга машина йөртү таныклыгын бирмәскә мөмкиннәр. Суд приставлары федераль хезмәте тәкъдиме буенча, аларны таныклык алу өчен кирәк булган имтиханга кертмәячәкләр.

Алимент түләмәүче аталарга машина йөртү таныклыгын бирмәскә мөмкиннәр. Суд приставлары федераль хезмәте тәкъдиме буенча, аларны таныклык алу өчен кирәк булган имтиханга кертмәячәкләр.

Әҗәте булган ата сатып алган транспортны да терки алмаячак. Әлеге фикерне Россия Эчке эшләр министрлыгы да хуплаган инде. Россия Федерациясе баш суд приставы Дмитрий Аристов сүзләренчә, әлеге тыюлар алимент түләмәүчеләргә генә түгел, дәүләткә әҗәте булган башка кешеләргә дә кагылачак. Исегездә булса, Татарстанның 77 мең кешесе әҗәтләре аркасында чит илгә чыгарылмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading