16+

Алимент түләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә

Татарстан суд приставларыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада октябрь аенда алимент буенча бурычлар 27 миллион сумга кимегән. Суд приставлары алимент түләмәүчеләр белән көрәштә закон нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да куллана: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алу, хезмәт хакыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертү, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү дисеңме...

Алимент түләмәүчеләрне хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Быелның ун аенда гына да алимент түләмәүчеләргә карата административ хокук бозулар турында 2373 эш ачылган. Әгәр дә административ җәза билгеләнгәннән соң ике ай эчендә бурычлы кеше алиментларын түләми икән, аны җинаять эшенә тартырга мөмкиннәр. Җинаять эшләренең 90 проценты нәкъ менә балаларга йә эшкә яраклы булмаган әти-әниләргә алимент түләмәү белән бәйле. Административ җаваплылыкка, җинаять җәзасына тартылу кешене бурычларыннан азат итми. 

Алимент түләмәүчеләр белән көрәшүнең тагын бер үтемле ысулы – чит илгә чыгуны тыю. Бүген Татарстанда алимент түләмәүче 13 мең кеше чит илгә чыга алмый. Закон нигезендә, әгәр дә алиментлар буенча 10 мең сумнан артык бурычың бар икән, Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми. Шуңа да суд приставлары чит илгә чыгарга җыенган кешеләргә бурычлар турындагы мәгълүматларны алдан тикшерергә киңәш итә. 

Бурычларны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Үзең турындагы мәгълүматны бөтен Россия буенча эзләтергә кирәк. Әгәр бурычлылар исемлегендә икәнсең, суд приставларына мөрәҗәгать итәргә, үзеңә карата нинди дәгъва кылганнарын ачыкларга, бурычларыңны түләргә тиеш буласың. Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итәргә кирәк, чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала. 
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X