16+

«Алименттан түләмичә генә котылып булмый»

Суд приставлары алименттан качып йөргән Бөгелмә кешесенең эзенә төшкән. Ир-атның балигъ булмаган балалары өчен алименты 500 мең сумга җыелган.

Суд приставлары алименттан качып йөргән Бөгелмә кешесенең эзенә төшкән. Ир-атның балигъ булмаган балалары өчен алименты 500 мең сумга җыелган.

Моның өчен суд приставлары аны бер тапкыр административ җаваплылыкка тарткан булган. Ул чакта аны ун тәүлеккә утыртканнар. Утырып чыкса да, ир-ат бурычын түләргә ашыкмаган. Шуннан соң суд приставлары алимент түләмәүче белән көрәшнең киләсе этабына күчкәннәр – Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча ир-атны җинаять җаваплылыгына тартканнар. Моннан соң ир-ат бөтенләй качкан. Тик эзенә тиз төшкәннәр, намуссыз әти кешене Мәскәүдә тапканнар. Хәзер ул Бөгелмәгә кайтарылган. Аның эше буенча суд булырга тиеш.

Лилия Хәлимова, Татарстанның баш суд приставы матбугат үзәге җитәкчесе:

– Татарстанда алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. Аларның күбесе рәсми төстә теркәлмичә эшли йә бөтенләй эшкә урнашмаган. Күбесе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр.

Күпләр суд билгеләгән җәзаны үтәгәннән соң йә банкротлыкка чыккач, алимент акчасын түләмәсәң дә була дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Банкротлыкка чыгып кына бурычлардан котылып булмый. Әгәр дә кешенең акчасы юк икән, эш туктатылып тора. Әмма суд приставлары бурычны еллар узгач та кабат сорарга хаклы. Алименттан түләмичә генә котылып булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading