16+

Алинә Заһитова ни өчен һаман да фигуралы шуу белән шөгыльләнгәне турында әйткән

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ни өчен һаман да шөгыльләнүе турында сөйләгән. 

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ни өчен һаман да шөгыльләнүе турында сөйләгән. 

"Күпләр кызыксына, миңа ни өчен һаман да күнегүләр ясавым,  шугалакта нәрсә эшләвем турында сорап, комментарийлар язалар. Барысына да берьюлы җавап бирәм: беренчедән, спорт – тормышымның аерылгысыз өлеше. Миңа калса, мин инде спорттан башка булдыра алмыйм, шуңа күрә көн саен тренировкаларга йөрим һәм камилләшергә тырышам.

Шулай ук шоу өчен форманы саклау өчен дә, тиздән Этери Георгиевнаның (Тутберидзе) шоуы булачак, шуңа күрә тиешле дәрәҗәдә күренергә кирәк. Пекинда Олимпия уеннарында булганда бер айны югалттым бугай, мин анда гомумән шөгыльләнмәдем.
Безнең спорт төре турыдан-туры координация белән бәйле, шуңа күрә өч көн ял итү дә үзен шундук сиздерә, һәм тренировкаларда күп нәрсә килеп чыкмый. Шуңа бәйле рәвештә мин үз формамны ничек тә булса кайтарырга тырышам, һәм менә кичә генә лутц сикердем. Мин аны бр ай буе сикерергә тырыштым", – дигән ул.
(sports.ru)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading